Пионерлар эзләре буйлап (6+)

19 май көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Герой пионерлар» дигән әдәби-китапханә сәгате узды.
Укучылар пионер оешмасының барлыкка килү тарихы, гореф-гадәтләре, пионерлар атрибутлары, аларның җырлары белән танышты. Анна Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной» китабыннан герой пионер Марат Казей турында сөйләү залдагыларның берсен дә битараф калдыра алмады. 
Шуннан соң балалар герой пионерлар турында видеоязма карады.  Алып баручы яшь буынга бүген дә һәр укучы күңелендә яхшы гамәлләр яшәвен, һәрберсе үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булып үсүен теләде. 
Чара азагында пионерларның «Взвейтесь кострами синие ночи» гимны яңгырады.

Поделиться: